Ана күңеле-балада, бала күңеле-далада

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

Дәресемне күрше район шагыйре Илфат Газизҗановның “Ялгыз йорт” шигыре белән тәмамлыйсым килә:

Үз уйларым белән, тыныч кына,

Атлап барам таныш урамнан.

Таныш капка,

Ләкин келәсенә

Тышкы яктан чыбык уралган.

Бу йортта элек безнең кебек

Тәгәрәшеп үсте балалар.

Ник соң бүген үксез тәрәзәләр

Ятим кебек моңсу багалар.

Хатирәләр...

Җиткән һәрбер бала

Шәһәр тирәсенә юл алды.

Ялгыз калды ана,

Туган йортка

Балаларның эзе югалды.

Көтте ана

Һәр көн тәрәзәдән

Алалмыйча моңсу күзләрен.

Картлык ялгыз үтте,

Җыерчыклар

Бизи төште аның йөзләрен.

Балаларым өчен диеп ана

Мал-туардан башта язмады.

Ирләр кулы кирәк,

Еллар үткәч,

Кыегайды башта абзары.

Бер-бер артлы маллар бетә барды,

Ишегалдын басты кычыткан

Ана өмете өзелмәде һаман,

Балаларын көтте кич-иртән.

Көтте ана.

Өмет акланмады,

Балалардан хәбәр булмады.

Рәнҗемәде, ләкин ана күңеле

Шулай тиештер дип уйлады.

(Һәркемгә бит килә бу гомернең,

Усал, кырыс шундый гадәте).

Сукты беркөн ана гомеренең

Иң ахыргы, соңгы сәгате.

Нәкъ башланды шуннан

Ялгыз йортның,

Моңсу, нурсыз,шыксыз көннәре.

Иң ахырдан сулды тол ананың

Тәрәз төбендәге гөлләре...

Әйтә бүген, гүя, авыш капка

Әй, оланнар, уяу булыгыз.

Күкрәк сөте биргән анагыздан

Ераккарак китсә юлыгыз,

Онытмагыз аны,

Һаман саен

Хәбәр биреп, кайтып торыгыз.

Ялгыз йортның ятим тәрәзәсе

Гел искәртеп тора күк безне:

Онытмагыз ата-ана хакын,

Корытмагыз туган нигезне.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 72.29 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 56

Похожие материалы