Конспект урока «Балыклар да укый, җәнлекләр дә укый...», 6 класс

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:

Тема: Балыклар да укый, җәнлекләр дә укый.

Максат. Кирәкле hәм кирәксез әйбер төшенчәләрен сөйләмдә ныгыту; исемнәрнең ,тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәнү; бирелгән сөйләм үрнәкләренә таянып,җөмлә,сөйләм төзү күнекмәләрен үстерү; Тәрбияви максат: игътибарны укуның,белем алуның әһәмиятлелегенә юнәлтү; табигатьне сакларга,аңа карата мәрхәмәтле булырга өйрәтү. Җиһазлау.

“Татарча да яхшы бел” дәреслеге(Нигъмәтуллина Р.Р.); татар теленең үзенчәлекле авазлар системасы, сөйләм үрнәкләре; слайдлар, компьютер, мультимедиа проекторы.

Дәрес барышы.

I. Оештыру. а. Исәнләшү б. Дежурлык. в. Фонетик күнегү( татар теленең үзенчәлекле авазларын кабатлау)

II. Актуальләштерү

1. “Сумкада ярдәмчеләр...”шигырен сәнгатьле укуны күзәтү.

2. Сүзләрне кабатлау:

Ярдәмче—ярдәмчеләр;

Киңәшче—киңәшчеләр;

Тикшерүче—тикшерүчеләр.

Дәфтәр—чиста дәфтәр—яңа дәфтәр—буйлы дәфтәр—шакмаклы дәфтәр;

Үлчи—дөрес үлчи—төгәл үлчи;

Сыза—туры сыза—дөрес сыза;

Бетерә--чиста бетерә--тапны бетерә;

Дәреслек—рус теле дәреслеге—тарих дәреслеге;

Көндәлек—минем көндәлегем-күршемнең көндәлеге-абыемның көндәлеге;

3. Нәрсә дөрес үлчи? Нәрсә туры сыза? Нәрсә тапны бетерә? Нәрсәдә билгеләр була? Нәрсәдә кагыйдәләр,күнегүләр бар? Ярдәмчеләр алар нәрсәләр? (дәреслек,көндәлек,бетергеч) Киңәшче нәрсә ул? (китап) Тикшерүче нәрсә ул? (көндәлек)

4. Тиеш—тиеш түгел; кирәкле—кирәксез; кирәкле әйбер—кирәксез әйбер; Кирәкле әйбер булырга тиеш; Кирәксез әйбер булырга тиеш түгел; Портфельдә кирәкле әйбер булырга тиеш; (1слайд) Портфельдә кирәксез әйбер булырга тиеш түгел; В портфеле должны быть только нужные вещи; В портфеле не должно быть ненужных вещей; (татарча әйтергә)

5. Укучылар белән әңгәмә. --Таня,синең портфелеңдә нәрсәләр бар? Алар сиңа кирәкле әйберме? --Витя, синең портфелеңдә математика дәреслеге бармы? Дәреслек кирәкле әйберме?

-Артем ,син рус теленнән шакмаклы дәфтәргә язасыңмы? Ә кайсы дәрестә шакмаклы дәфтәргә язасың? Дәфтәр—кирәкле әйберме? --Макар. ә синең дәфтәрең чистамы? Дәфтәреңдә хаталар бармы?

-Олег, бүген портфелеңдә көндәлегең бармы ? Көндәлегеңдә өй эше язылганмы? Көндәлегеңдә нинди билгеләр бар? --Маша,көндәлегеңне әбиең карыймы? Әбиеңә көндәлегең ошыймы? Көндәлек—кирәкле әйберме? --Кирәкле әйберләр укырга ярдәм итәме? (ярдәм итә)

-Кирәксез әйберләр укырга ярдәм итәме? (ярдәм итми)

6. Татарча әйтегез: Нужные вещи помогают учиться. (2слайд) Ненужные вещи не помогают учиться. --Портфельдә туп кирәкле әйберме? --Портфельдә кесә телефоны кирәкле әйберме? --Кесә телефонын дәрескә алып килергә ярыймы? --Кесә телефоныннан дәрестә сөйләшергә ярыймы?

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 20.04 Kb
Количество скачиваний: 14
Просмотров: 79

Похожие материалы