Мероприятие для 1-9 классов «Мин татарча сөйләшәм!»

Предмет: Другое
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

»“Мин татарча сөйләшәм” акциясе буеча эш безнең Белкино мәктәбендә ел саен киң колач җәеп үткәрелә. Һәр ел аны төрлечә үткәрергә,күбрәк укучыларны җәлеп итәргә тырышабыз.Чарага шулай ук ата-аналарны да җәлеп итәргә тырышабыз.

Балаларның күзаллавын үстерү, сөйләм телен камилләштерү өчен бик бай материал булып халык әкиятләре, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, тизәйткечләр, сынамышлар, такмаклар, җыр-биюле уеннар үткәрәбез. Акциян татар теле укытучысы Галеева Флюра Касимовна “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел!” исемле телдән журналы белән башланып китте. Балаларның күзаллавын үстерү, сөйләм телен камилләштерү өчен бик бай материал булып халык әкиятләре, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр, тизәйткечләр, сынамышлар, такмаклар, җыр-биюле уеннар–гомумән әйткәндә, фольклор зур урын уйный. Фольклор белән беррәттән халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатын, аның шигырьләрен, сүзләренә язылган җырларны өйрәнү, сәхнәләштерү рус телле укучылар өчен тел өйрәнүгә зур кызыксындыру чарасы булып тора. Чараларны үткәргәндә түбәндәге төп максатларны билгеләдек:

-диалогик hәм монологик сөйләм теле үстерүгә ярдәм итү;

-фольклор, төрле хәрәкәтле җырлар, биюләр өйрәнү аша татар теле өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру;

-сәхнәдә чыгыш ясарга, театр уеннарына,сәхнә культурасына өйрәтү;

-әкиятләр, җыр-бию аша татар теленә мәхәббәт тәрбияләү;

-татар халкына , аның культурасы ,тарихына ихтирам тәрбияләү;

- укучыларның иҗади күзаллавын үстерү.

Һәр сыйныф газета чыгару белән мәшгуль булды.Бер-берсеннән яшереп,һәр сыйныф үзенчә тырышып,татар газетасына материаллар тупладылар. Бик матур бизәлеше белән дә, бай материаллар туплавы белән дә бер-берсеннән аерылып торалар алар.

Алар “Иң эчтәлекле газета” , “Иң бизәкле,мавыктыргыч газета” , “Иң яхшы татар газетасы” номинациясе буенча бәяләнделәр.

Төрле хәрәкәтле уеннарны да бик теләп уйныйлар безнең укучыларыбыз. ”Йөзек салыш” уенын аеруча яраттылар алар.

Аны уйнаганда аз гына үзгәрешләр керттек. Йөзек салынган кешене тотып кала алмаган күршеләргә “җәза”-татарча сорауларга дөрес итеп җавап бирергә.Җавапны бирә алмаган укучы бер уенга уеннан чыгып тора. Уен барышында русча сөйләшкән укучылар өч кисәтүдән соң уеннан бөтенләй чыгалар.

Шуңа күрә укучыларга белемле дә, игътибарлы да булу кирәк. “Гөлбану” уены да татар теленә өйрәтүдә үтемле уен булып чыкты. Физкультура дәресендә укытучы Галеев Айрат Гарәфович татар теленнән белемнәрен тикшерү буенча төрле ярышлар үткәрде.

Җиңүчеләр рәтенә 1 сыйныфтан Куртымова Лина,2 нче сыйныфтан Приказчикова Алена һәм Аксенов Кирилл, 4 сыйныфтан Петров Алеша чыктылар.

Сәнгатьле уку,матур язу буенча да бәйгеләр үткәрүне планлаштырдык. Аның буенча да укучыларыбыз зур тырышлык күрсәтәләр. Укучылар белән “Ялкын” журналын уку көннәре дә оештырылды. “Иң матур, пөхтә язучы” статусына 5 нче сыйныф укучысы Петрова Ангелина ия булды. Аз комплектлы булгангамы,безнең мәктәптәге бер генә укучы да бу акциядә читтә калмый.Читтә калырга оят та булыр иде – без бит Татарстанда,татарлар белән бергә яшибез.

“Ана теле” сайты аша татар теленә өйрәтүне татар теле укытучыларының турыдан-туры бурычы дип уйлыйм. Шуңа күрә без бу юнәлештә дә эшләрне җәелдерәбез. Акциядә мәктәптәге барлык укучы (30 укучы ) һәм укытучы ( 10 укытучы) да актив катнашты.Әти-әниләр (15),авылдашлар (25) да җәлеп ителде. Барлыгы-80 кеше. Үткәрелгән чаралар № Чаралар исемлеге,төре Җаваплы укытучы

1 “Татарча да яхшы бел,урысча да яхшы бел”- телдән журнал Галеева Ф.К.

2 Газеталар чыгару һәм аларны яклау (һәр сыйныф) Бектурганова М.Т. Галеева Ф.К.

3 Логотиплар ясау Бектурганова М.Т. Галеева Ф.К.

4 Татар халык уеннарын өйрәнү. Галеева Ф.К.

5 “Минем әнием” темасына иншалар язу Бектурганова М.Т. Галеева Ф.К.

6 Монологлар сөйләү буенча бәйге. Галеева Ф.К.

7 “Ялкын” журналы, “Сабантуй” газеталарына “сәяхәт” Галеева Ф.К.

8 “Тукай бәйрәме”-шигырльләр кичәсе үткәрү. Галеева Ф.К.

9 К.Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан монологлар,дуэтлар буенча бәйге. Галеева Ф.К.

10 Рольле уеннар. Галеева Ф.К.

11 “Матур язучы” бәйгесе Бектурганова М.Т. Галеева Ф.К.

12 bala.rf сайтындагы әкиятләр буенча фикер алышу. Бектурганова М.Т. Галеева Ф.К. 13 Почта,кибет,китапханәгә килүче кешеләр белән әңгәмәләр. Бектурганова М.Т. Галеева Ф.К.

Тип материала: Архив RAR (rar)
Размер: 5.06 Mb
Количество скачиваний: 3
Просмотров: 83

Похожие материалы