Научно-практическая конференция "Грани творчество" проектная работа на тему "Р.Закиров- якташ язучыбыз"

  1. Материалы для учителя
  2. Воспитательная работа

Автор материала: Сабирова Светлана Рафаэлевна

Содержимое документа:

Татарстан Республикасы

Минзәлә муниципаль районы

Р.Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбе













“Иҗатка чикләр юк”фәнни-гамәли конференциясе

Тема:”Рәфкать Закиров –Игәт тау лачыны”






Башкардылар:

Р.Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбене

7 сыйныф укучылары Низамов Динар Һәм Илнар




Житәкчесе:

Р..Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбенең

1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сабирова Светлана Рафаэль кызы



















Эчтәлек


КЕРЕШ..................................................................................................................3


БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Р.Закиров биографиясе буенча эзләнүләр

1.1. Биографик хронология ..........................................................................5

1.2. Туган җир-изге бишек ....................................................................... .6


ИКЕНЧЕ БҮЛЕК.Шагыйрь иҗатын яктырткан материаллар

тупламасы .............................................................................................7

2.1”Мәхрүм итмә байлыйктан “ И.Лотфуллин язмасы..................................................

2.2 “ Р.Закиров” шигырьләре.“ Р.Гәрәй ,Минзәлә” газетасы 27 апрель 1993ел ....

2.3. “Хәерле юл телик” Ф.Хуҗин “Минзәлә” газетасы 5 июнь 1997ел ......................................................................................................................................................

2.4. “ Башаклар нуры яктысы” Ф.Шәфигуллина “Минзәлә” газетасы 5 июнь 1997ел.....

2.5 . “ Дустыбыз истәлегенә“Минзәлә” газетасы 9 ноябрь 1999ел ................................


ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК. Р.Закировның үзе башкаруында аудио язмалары 8

ЙОМГАКЛАУ............................................................................................ 9

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ............................................................................... 10






Кереш

Туган як. Туган туфрак. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш.Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халыкның көнкүреше, гореф – гадәтләре, милли йолалары белем һәм тәрбия бирүнең состав өлешенә әверелеп китте.

Милли – төбәк компоненты, халык һәм милләт үзенчәлеген, алар мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый – географик мохитен, хезмәтчел традицияләрен чагылдырган укыту материаллары татар теле һәм әдәбияты, тарих,география фәннәренең һәр дәресендә башкарыла .

Билгеле , кайсы төбәктә яшәвенә карамастан, һәр укучының , табигатьнең һәм халыкның үзенчәлекләрен белүе мәҗбүри. Ләкин үзе яши торган төбәкнең табигатен , аның үзенчәлекләрен , халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын укучы аеруча яхшы белергә тиеш.Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була.Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә , яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү

максаты куела.

Авыл тарихын, анда яшәүче халыкның көнкүрешен, төрле тармакта үсеш алган һөнәрчелек казанышларын, җирле топонимика, халык иҗатын, башка күренешләрне һәм, иң мөһиме, әлеге тарихны һәм сәнгатьне булдырган аерым кешеләр, шәхесләр язмышын, нәсел агачларын өйрәнү, алар белән бәйле документларны җыеп, саклап мәктәп музеена тапшырыла.. Безнен музейда якташ язучылар иҗатын өйрәнугә зур игътибар бирелә. “Җырым шыткан җирем син» күргәзмәсе якташ язучыларыбыз Фәнзаман Баттал, Салисә Гәрәева, Рәфкать Закиров тормышы һәм иҗатына багышланган. Аларны без өйрәнәбез, алар белән горурланабыз.

Эшнен актуальлеге

2016-2017 уку елында Урыс төп гомуми белем мәктәбенә Р.Закиров исеме бирелде.

Ни өчен? Нигә ?Кем ул Рәфкать Закиров?

Нинди сыйфатларын укучыларга үрнәк итеп куярга мөмкин? Элбәттә,тирәлектә яшәүчеләр өчен әлеге бик күпләргә таныш булмаган исемне кую бик күп тавыш куптарды.

Менә шушы сорауларга җавап бирү, безнең якташыбыз исемен таныту өчен әлеге хезмәткә алынырга булдык.

Тикшеренү эшемнең максаты: Р.Закировның тормыш юлы һәм иҗатын барлау,мәгълүмат туплау..

3


Бу максатка ирешү өчен кулланыган алымнар:

Без куп кешеләр белән аралаштык,авылдашлардан,туганнарыннан мәгълүматлар җыйдык,иҗатын өйрәндек, тупладык,аудио язмалар ,фотосурәтләр таптык.Аның турында язылган куп кенә информацион чыганаклар белән таныштык.

Гипотеза: Якташыбыз турында кубрәк материал туплау, аның турында интернет челтәренә мәгълумат керту,киләчәктә аның иҗатын инглиз телләренә тәрҗемә итеп халыкара таныту.

КӨТЕЛГӘН нәтиҗәләр:

  1. Милли - төбәк компонентын туплау, өйрәнү, гамәлгә кую белем алуга кызыксынуны арттырыр, яшь буында әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итәр, укучы шәхесенең үсешенә зур йогынты ясар, иҗади активлыкка этәргеч бирер.

  2. Р.Закиров үрнәгендә тәрбияләү бездә патриотик хисләрне тәрбияләр.

  3. Хәзерге кыйммәтләр бик еш алышынып торган вакытта,Р.Закиров үрнәгендә Россия балалар хәрәкәтенең “Яшь армиячеләр “(ЮНАРМИЯ)оештыруда яшьтәшләребезгә урнәк шәхес булыр.



I бүлек. Рәфкать Закировның тормыш юлы.

Закиров Рәфкат Шакур улы 1941 елның 20 июнендә Минзәлә районы Гөлек авылында туа.

1948 елда Гөлек башлангыч мәктәбенә укырга керә.

1956 елда Дәвек авылындагы җидееллык мәктәпкә укырга килә.

1960 елда Кузкәй урта мәктәбен тәмамлый.

Бер елдан Оренбург Зенит-ракета училещесына укырга керә.

1964 елда училещены лейтенант булып тәмамлый һәм 5 ел Германиядә хезмәт итә.

1969 елда Амур буена хезмәт итәргә җибәрәләр.

1974-86 елларда ул майор дәрәҗәсендә дивизия командирының политик эш буенча урынбасары вазыйфасын башкара.

1986 елда запаска җибәрелә .Төрекмәнстанда яши.

Рәфкать Закировның татар телендә беренче шигырьләре 80 елларда “Минзәлә” район газетасында донья күрде.

1996 елда Чаллыдагы “Диамант” акционерлык җәмгыятенең “Ислам нуры” нәшрият-полиграфия комплексында Рәфкать Закировның “Башаклар нуры “ исемле җыентыгы чыкты.

Бу җыентыкта 80 нән артык шигырь тупланган

1998 елда Урыс урта мәктәбендә

Рәфкать Закиров премиясе булдырылды

1999 елның 25 октябрендә Рәфкать Закиров вафат булды. Ул Голек авылы зиратында җирләнде.

Урыс авылы китапханәсендә Рәфкать Закиров кургәзмәсе бар.

Мәктәп музеенда аңа почмак булдырылды

5

II.бүлек Иҗатында Туган җир образы

Йомгак

Безнең җирлегебез узенен мактаулы кешеләре белән данлыклы.Һәр авылнын үз шагыйре бар.Тулбай авылыннан- СалисәГәрәева,Урыстан-Фәнзаман Баттал, Голектән-Рәфкать Закиров.Без бу данлыклы кешеләребез белән горурланабыз,иҗатларын өйрәнәбез.һәр дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда аларның әсәрәрен кулланабыз.Ләкин тимер кебек ныклыгы, намусының сафлыгы,иҗатының һәр юлында туган якка мәхәббәт хисен шигырьләрдә генә түгел хәрби антында саклавы белән безне сокландырды.Газиз хатының авыруы сәбәпле. запаска чыккач та ,Туган җирдән аерылып,Төркмәнстанның кызуларында көйдерелеп яшәве белән тугрылык үрнәге булды .Игәт тау лачыны- Р.Закиров үрнәгендә быел мәктәбебездә Россия Балалар хәрәкәте- Яшҗ армия отряды (ЮНАРМИЯ) оешты, без бу отряд членнары.Горур офицерыбыз Р.Закиров исеме астында 22 февраль конне хәрби ант кабул иттек. Аның үрнәгендә илне саклау-ул хәрби бурыч кына тугел,ә гомерлек һөнәр булырга мөмкинлеген дә аңладык.

Туган ягыннан аерылып .дистәләгән еллар читтә яшәсә дә, Р.Закиров туган авылын, Минзәләне ,туган телен онытмады, Хәрби хезмәттәге кебек ,шигъри иҗатында да үзенә гаҗәеп таләпчән иде.

Гәрчә күңеле һәрчак Туган авылына , ЫК буйлары, тугайларына тартылса да , туган ягына кайта алмады.Хатыны Гөлсара тын кысылудан җәфалану сәбәпле ,аңа коры һавада яшәргә киңәш итәләр.Алар Урта Азиянен Дашһауз шәһәрен сайлыйлар, Төркмәнстанның тәмугтагы кебек көйдергеч һавасында җанын киптереп яши..

Гомеренең соңгы елларында авырып китә.Сырхавын зенит-артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итүдән дә ,әңкәсе каты авырып китеп вафат булып, аның җеназасына бер атнага соңга калуына тирән борчылудан да куреп яшәүдән дә күрә үзе.

Соңгы елларын Гөлектә , бертуган энесе Шакирҗан абыйларда ,үткәрде.

Туган җирем,мин гөнаһсыз улың,

Туфрагыңнан зинһар мәхрүм итмә.,-

дип язган ул, соңгы елларда яшәү, үлем, туган –туфрак, сагыну-сагыш кебек мәңгелек сорауларына бик еш кагылып.Теләге кабул булды аның.58 еллык гомеренең 39 елын хәрби хәзмәткә багышлап читтә йөргәннән соң,Илһам чишмәсе,рухи мәркәзе булган Туган җиренә ,Гөлек авылына, әти-әнисе кабере янәшәсенә җирләнде.

8








Файдаланылган әдәбият

1.И.Лотфуллин”Мәхрүм итмә байлыйктан “ язмасы....

2.Р.Гәрәй. “ Р.Закиров” шигырьләре.“,Минзәлә” газетасы 27 апрель ,1993.

3. Ф.Хуҗин “Хәерле юл телик” “Минзәлә” газетасы 5 июнь .1997

4 Ф.Шәфигуллина.“ Башаклар нуры яктысы” “Минзәлә” газетасы 5 июнь 1997ел.....

5. Ю.Юсупов ,, “Дәвегем-дәү илем” Татарстан; Минзәлә шәһәре., ”Минзәлә” газетасы редакциясенең нәшрият комплексы, 2002.

6.Ю.Юсупов “ Гөлегем- гомер 6ишегем" Татарстан; Минзәлә шәһәре., ”Минзәлә” газетасы редакциясенең нәшрият комплексы, 2009.

7. Рәфкать Закиров “Башаклар нуры “ Татарстан,Чаллы шәһәре ,“Диамант” акционерлык җәмгыятенең “Ислам нуры” нәшрият-полиграфия комплексы,1996 .

9

Предпросмотр онлайн:

Скачать 29.00 Kb

Посмотрите также:

— Исследовательская работа "Особенность всхожести луковиц лука репчатого при различном поливе"
— Методическая разработка "Организация летнего отдыха"
— ОПЫТНО-ЭКСПЕРИМЕНТАЛЬНОЕ ИССЛЕДОВАНИЕ ПО ФОРМИРОВАНИЮ МЕЖЛИЧНОСТНЫХ ОТНОШЕНИЙ У ДЕТЕЙ ПОДРОСТКОВОГО ВОЗРАСТА ЧЕРЕЗ ПРИМЕНЕНИЕ ПРОЕКТНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ
— Фразеологизмы: украшение или точность речи? Исследовательский проект
— Исследовательская работа «Красна речь с пословицей?»