Планирование элективного курса по татарскому языку для 9 класса

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Рабочие программы
Автор:

"Описание материала:

Хәзерге көндә тәрҗемә итү сәләте татар телен үзләштерүдә иң мөһим нәрсә.

"Шуңа күрә мин имтиханга әзерлек курсын “Яшь тәрҗемәчеләр” дип атадым. Бу курс укучыларның сәләтләрен ачарга, уй-хыялларын үстерергә мөмкинлек бирә, матурлыкны күрә белергә өйрәтә, иҗади эшчәнлекне баета. “Яшь тәрҗемәче” электив курсы өчен 17 сәгатьлек махсус программа төзелде.

" Курс максатлары:

- Укучыларның иҗади кызыксынуларын һәм сәләтләрен үстерү;

- Укучыларны бердәм коллективка туплау;

- Укучылар арасында үзидарә булдыру, дуслык,татулык тәрбияләү;

- сөйләм телен үстерү;

- эстетик тәрбия бирү;

Көтелгән нәтиҗәләр Имтиханны уңышлы тапшырыр өчен укучыларның белемнәрен һәм сәләтләрен ныгыту.

Программа эчтәлегенең төзелеше:

1. Кереш.Тәрҗемә тарихы турында әңгәмә.

2. Тәрҗемә итү серләренә өйрәтү.

3. Тәрҗемә эше.

4. Тәрҗемә ителгән әсәрләр уку

5. Йомгаклау

Темаларны өйрәнү 17 сәгатькә исәпләнә. Теоретик сорауларны өйрәнеп бетергәннән соң, гамәли дәресләр үткәрү карала. Гамәли күнегүләр алган белемнәрне ныгытырга һәм укучыларның теоретик материалларны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерергә ярдәм итә.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 24.82 Kb
Количество скачиваний: 27
Просмотров: 123

Похожие материалы