Презентация 8 класста тәрбия сәгате «Акча яхшымы, әллә начармы?»

Предмет: Классному руководителю
Категория материала: Презентации
Автор:

"Описание материала:

Мөслим муниципаль районы Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе 8 сыйныф өчен тәрбия сәгате презентациясе

Тема: Акча яхшымы, әллә начармы?

Төзүче: Хамматуллина Рузилә Мирзарифовна, I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: балаларның акча һәм аны тоту культурасы турында күзаллауларын киңәйтү; акчаның асылын ачыклау; “җиңел” байлыкка карата тәнкыйть формалаштыру; хезмәт аша табылган байлыкка уңай караш тәрбияләү; фикерләү сәләтен үстерү; сакчыллыкка омтылыш уяту. Тәрбия сәгатенең формасы: әңгәмә

Әзерлек эше: информация туплау өчен 3 укучыдан торган иҗат төркеме төзү Җиһазлау: презентация, тикшерү өчен тактада җөмләләр язылган Физик эшнең иң керемлесе-акчаны көрәк белән көрәү! ( А.Морозов) Акчадан башка әйберсе булмаган кеше- иң ярлы кеше! (Артуро Граф)

Бай түгел, акыллы булырга тырышыгыз.Байлык юкка чыгарга мөмкин, ә акыл гомерлек. (Эзоп)

План

1. Интерактив әңгәмә.” Алтын үгез”

2. Информация бирү. а) Лекция «Акчаның тылсымлы көче”. б) Акча тарихына сәяхәт. в) Акча: максатмы әллә чарамы.

3. Проблемалы сорау. “ Кемне ярлы дияргә мөмкин?”

4. Тәмамланмаган җөмләләр. “Акчага сатып алып булмый...”

5. Тәрбияви ситуацияләр. “Акча һәм бала”.

6. Сорауга җавап табу. “Акча-яхшымы, әллә начармы?”

7. Акча белән эш итү кагыйдәләрен төзү. “ Сак бул- акча!”

8. Тактада язылган фикерләрне анализлау.

9. Йомгаклау.

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 10.42 Mb
Количество скачиваний: 7
Просмотров: 142

Похожие материалы