Презентация по татарскому языку на тему А.Алиш (2 класс)

Предмет: Другое
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

Максат: укучыларны АбдуллаАлишның “Әни ялга киткәч” исемле әсәре белән таныштыру, уку һәм язу күнекмәләрен үстерү, сөйләм телен баету, әниләргә карата мәхәббәт, хөрмәт, ихтирамлык кебек хисләр тәрбияләү, әниләр көнен билгеләү.

Җиһазлау: плакатлар, шарлар, фотоальбом, иншалар, ИКТ, проектор.

Дәрес барышы:

I.                  Оештыру моменты.

Сыйныф  бәйрәмчә бизәлгән. Стенада плакатлар, әниләр турында канатлы сүзләр эленгән. Парталарда  дәреслекләр, фотоальбомнар, иншалар.

II.               Яңа материалны үзләштерү.

Укытучы:

-         Укучылар, сез игътибар белән стенадагы язуларга карагыз әле.

Ягез әле аларны укып чыгыйк (укучылар укыйлар).

-         Нинди матур сүзләр язылган монда. Сез алар белән килешәсезме? Чыннан да Әни кеше дөнъяда иң кадерле, иң ягымле кешеме ул?

-         Әйе, Әни ул зур мәгънәгә ия булган сүз. Без сезнең белән бүген А. Алишның “Әни ялга киткәч” исемле әсәре белән танышырбыз, аның темасын, идеясен, проблемасын ачыклап үтәрбез.

Укытучы:

“Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

(Слайд №2)

1.     Бу шигырьне ишеткәч, сездә нинди хисләр туды?

2.     Шигырьдә кем турында сүз бара?

3.     Кар өстенә нинди сүз язылган?

4.     “Әни” сүзен ни өчен таптарга ярамый?

5.     Синең өчен әни кем ул? (үзеңнең әниең турында сөйләү)

Иншаларны укып чыгу. Фотоальбомнарны күрсәтү.

6.     Сез әниләрегезгә нинди матур сүзләр әйтер идегез?

(Слайд №4)

III.           Әсәр өстендә эш.

1.     “Әни ялга киткәч” әсәрен укып чыгу.

2.     Сүзлек эш. (Слайд №5)

3.     Тәрҗемә итү.

4.     Әңгәмә:

1)    Әсәрдә нәрсә турында сүз бара?

2)    Малайның әнисе кайда киткән?

3)    Алар өчен өй нинди булып калган?

4)    Малай әнисе өйдә булмагач, нәрсәне аңлаган?

5)    Ни өчен ул үзен тиргәгән?

6)    Малай әнисенең нинди эшләрен башкарган? (слайд№6)

7)    Әсәрнең идеясен ачыклагыз.

8)    Сез әниләрегезгә ничек ярдәм итәсез? Өйдә нинди эшләр башкарасыз?

9)    Укучылар, ә әниләр бәйрәмен без кайчан үткәрәбез әле ул?

IV.           Йомгаклау.

Укытучы: Бугенге  дәрестә сез үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?

(укучыларның җаваплары)

Укытучы: Әйе, чынлап та әниләр – ул дөньядагы иң татлы, иң нечкә, иң матур сүз! Без “Әнкәй” дисәк дөньялар яктырып, назланып, җылынып китә. Иң кыен чакларда без әниләрне искә алабыз. Шулай булгач без сезнең белән “Җәннәт әниләрнең аяк астында” дип әйтә алабыз! Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез.

Тип материала: Презентация Power Point (ppt)
Размер: 705.5 Kb
Количество скачиваний: 5
Просмотров: 45

Похожие материалы