Презентация по татарскому языку на тему "Басым" (5 класс, татарскоязычная группа)

  1. Материалы для учителя
  2. ИЗО, МХК

Автор материала: Усманова Нурфия Сулеймановна

Описание документа:

“Сүз  басымы” темасын өйрәнү үзенчәлекләре

 

   Замана укытучы алдына һәрьяктан үскән камил шәхес тәрбияләү бурычын куя икән, димәк, аның укучысы  матур, эзлекле итеп сөйләшә, аралаша да белергә, кыскасы, сөйләм культурасына ия булырга тиеш.

   Сөйләм аһәңле, үтемле һәм аңлашлы булсын өчен, һәр сүздә куелырга тиешле басым үз урынында булырга тиеш. Бары тик шул очракта гына сөйләм яңгырашына ирешеп була.

    Беркемгә дә сер түгел: замана укучысының күп өлеше  китап укымый, татар телендәге тапшыруларны карамый, милли матбугат белән кызыксынмый. Ә гаиләдә әби – бабасы, әти – әнисе, туган – тумачалары  белән “вата – җимерә” татарча сөйләшүчеләрне һич аңлап булмый.Мондый шартларда, табигый,  укучыны матур итеп сөйләшергә, фикер төгәллегенә, басымны дөрес итеп куярга өйрәтү  эше укытучы  җилкәсенә төшә. Рус телендә белем бирүче  мәктәп шартларында татар теле фәненә бирелгән сәгатьләрнең аз булуын исәпкә алсаң, укытучыга  җиң сызганып эшләргә һәм дәрестә һәр минутны рациональ кулланырга тиешлеге көн кебек ачык була.

    “Басым – сүзнең җаны ул”,- дигән б.э.к. IV гасырда  яшәүче бөек рим грамматигы Диомед. Бу фикер белән килешми һич мөмкин түгел, чөнки басымын югалткан сүз үзенең мөстәкыйльлеген югалта һәм, теге яки бу сүзгә ияреп, кушымчага әйләнә. Мәсәлән, төрки телләрдәге торур фигыле,әкренләп –дыр кушымчасына әйләнеп, соңыннан бөтенләй юкка чыга.

     Сүз (иҗек) басымы – сүздәге бер иҗекнең башкаларыннан аерылып торуы. Иҗек басымының төрле функцияләре күзәтелә:

·        ул сүзне оештыра һәм сүз чиген аера

·        мәгънәне аера ( ба̀рсын – барсы̀н )

·        яңа сүз ясый ( тә̀мам – тәма̀м)

·        сүз һәм җөмләне бәйли ( аныклау, көттерү интонациясендә тон хәрәкәте)

·        ритм барлыкка китерә

    Сүз басымы, гадәттә, бер иҗеккә генә төшә. Ике тамыр кушылып, иҗекләр артып китсә, өстәмә басым да сакланырга мөмкин.

     Һәрбер телдә басым төрлечә кулланыла, төрле иҗекләргә төшә. Төрки телләрдә, аерым алганда, татар телендә басым соңгы иҗеккә омтыла, әмма аннан чыгармалар да бар.

     Рус мәктәбе шартларында татар теле укытканда укучылар тарафыннан авыр үзләштерелә торган темаларның берсе – “Сүзләрдә  яки төрле сүз төркемнәрендә басымның урыны” темасы. Минем фикеремчә, әлеге теманы үзләштерү өчен программада  сәгатьләр саны бик аз күләмдә  каралган. Аерым алганда, 5 сыйныфта (татар төркемнәре, дәреслек авторлары – Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова) “Сүз басымы” дигән тема  бирелгән. Басым төшенчәсенә бәяләмә бирелгәннән соң, татар телендә басымның соңгы иҗеккә төшүе бик төгәл күрсәтелгән. Шулай ук IIзат берлек һәм күплек саннардагы боерык фигыльләрдә басымның беренче иҗеккә, юклык кушымчасы ( -ма, - мә) ялганган фигыльләрдә басымның юклык кушымчасы алдына төшүе  ( кара̀ма, сора̀ма, сөйлә̀мә), хәзерге заман хикәя фигыльләрдә басымның зат – сан кушымчасы алдына төшүе ( бара̀сың, күрә̀сең), -ган, -гән, -кан, -кән кушымчалы үткән заман хикәя фигыльләрдә; - ачак, -әчәк,

-ячак, -ячәк кушымчалы киләчәк заман хикәя фигыльләрдә басымның зат –сан кушымчалары алдына төшүе: барга̀нмын, киткә̀нсең, барача̀кмын, китәчә̀ксең, - ды, -де, -ты, -те кушымчалы үткән заман хикәя фигыльләрдә басымның зат –сан кушымчаларына төшүе ( барды̀гыз,сүттѐләр, көттѐләр, бакты̀лар) күрсәтелә.

 

   Шулай ук сорау алмашлыкларында басымның беренче иҗеккә төшүе искәртелә: кѐмдер, нѝчек, ка̀йда, ка̀йчан? Әлбәттә, әлеге дәреслектә күнегүләр дә бик уңышлы сайланылып, укучыларның танып белү мөстәкыйльлеген  үстерүгә юнәлтелгәннәр.

Содержимое документа:

Слайд 121.11.2013 1 http://aida.ucoz.ru
Слайд 2А1. 3 А2. 4 А3. 4 А4. 3 А5. 2 А6. 2 А7. 2 ТЕСТ ҖАВАПЛАРЫ:
Слайд 31. фонетика б үлеге нәрсә өйрәнә? (Сөйләмдәге авазларны ) 2. Орфоэпия нәрсәне өйрәнә ? (Авазларның дөрес әйтелешен ) 3. Татар алфавитында ничә хәреф бар? (39 хәреф ) 4. Ничә сузык аваз бар? (12 сузык аваз ) 5. Ничә тартык аваз бар? (28 тартык аваз )
Слайд 4Көз. - И, балалар, күрегез Тышта әнә килде көз! - Әйе, әйе, күрәбез, Көз килгәнне беләбез! - Я, әйтегез, сөйләгез, Ничек килә икән көз? - Кошлар очты көн ь якка Канат кагып, еракка. Аюлар өн казыды Бик тирән итеп базны Балыклар да тындылар Су төбенә чумдылар. Агачлар ялангачлар Җилләрдә чайкалалар Тик безгә күңелле көз Без мәктәпкә йөрибез
Слайд 51. Исемнәрдә басым дөрес куелган рәтне күрсәт: а) абага̀, алмага̀ч, Сөмбелә̀ ә) Ка̀зан, башка̀ла, Нә̀симә, тө̀нбоек 2. II зат боерык фигыльләрдә басым дөрес куелган рәтне билгелә: а) уты̀р, сѝкер, кайгы̀рт, сакла̀ ә) ва̀кла, сакла̀, са̀йра, сора̀
Слайд 61. 63 НЧЕ Б. КАГЫЙДӘНЕ ӨЙРӘНЕРГӘ; 2. 126 НЧЫ КҮНЕГҮ (ЯЗМАЧА) ӨЙ ЭШЕ:
Слайд 7САУ БУЛЫГЫЗ!

Предпросмотр онлайн:

Скачать 0.98 Mb

Посмотрите также:

— Презентація до уроку етики в 5 класі «Як співвідносяться мораль та етикет»
— Презентация к мастерской письменного творчества 5 класс
— Формирование личностных УУД через внеурочную деятельность по информатике в 5 классе