Проектная работа на тему" Минзәлә районы Тулбай авылы тарихы һәм ономастикасы"

  1. Материалы для учителя
  2. ИЗО, МХК

Автор материала: Сабирова Светлана Рафаэлевна

Содержимое документа:

Татарстан Республикасы

Минзәлә муниципаль районы

Рәфкать Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбе







Тема:

“Минзәлә районы Тулбай авылы тарихы һәм ономастикасы”

Башкарды: Минзәлә муниципаль районы

Рәфкать Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбенең

9 сыйныф укучысы Имаметдинова Гүзәл Илдар кызы


Җитәкче: Минзәлә муниципаль районы

Рәфкать Закиров исемендәге Урыс төп гомуми белем мәктәбенең

1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сабирова Светлана Рафаэль кызы












Эчтәлек

Кереш.................................................................................................................... .3

I бүлек . Минзәлә районы Тулбай авылының кыскага тарихы һәм ономастикасы

1.1.Ономастика буенча төшенчә........................................................... 7

1.2.Минзәлә топонимының килеп чыгышы.......................................... 8

1.3.Минзәлә районы Тулбай авылы тарихы ..................................... 9

II бүлек. Минзәлә районы Тулбай авылының микротопонимиясе

2.1.Минзәлә районы Тулбай авылында кулланыла торган җирле географик терминнар һәм алардан ясалган географик атамалар ...................................... 11

2.2.Минзәлә районы Тулбай авылының микротонономиясенец лексик-семантик төркемнәре........................................................................................... 15

2.3.Минзәлә районы Тулбай авылыныц микротопонимнарыныц төзелеш -ясалыш үзенчәлекләре........................................................................................... 17

Йомгак...................................................................................................... 19

Файдаланылган әдәбият исемлеге.................................................... 21

















I. Кереш

Ялгызлык исемнәренең этимологиясен,этнолингвистик ( Саттаров Г.Ф.Татар антропонимикасы -К.,Университет нәшр.,1990. )(генетик)катламнарын,структур-семантик һәм ясалыш үзенчәлекләрен ,үсеш- үзгәреш эволюциясен һәм динамикасын,таралыш-кулланылыш хасиятләрен өйрәнүнең тел тарихы,этнография һәм этногенезы өчен гаять зур әһәмияте бар.Чөнки кеше исемнәре ,җирле географик атамалар үзләрендә телебезнең борынгы сүзләрен,грамматик күренешләрен мул

саклаганнар. Боларда халыкның борынгы теле, тарихы,тормыш күренеше гореф-гадәтләре,материаль һәм рухи культурасы тарихи яссылыкта эзлекле чагыла .Менә шуңа “изучение зарождения и развития ономасгических систем в каждом конкретном языке и в семье языков должно базироваться на лингвистических,

исторических и этнографических данных”(Кононов А.Н.,Тенишев Э.Р.,Чарыяров Б.Ч.,1986,18).

Татар кеше исемнәре һәм җирле географик атамаларның килеп чыгышын, этнолингвистик катламнарын, төзелеш-ясалыш һәм үсеш- үзгәреш үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнү исә халкыбызның тарихы үткәннәрен һәм хәзергесен тагын да тулырак итеп танып-белергә телебезнең тарихи эволюциясен тикшерергә,андагы үсеш-үзгәреш закончылыкларын ачыкларга ярдәм итә .Болар тел белеме алдында торган иң актуаль һәм җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Татар телендәге ялгызлык исемнәрен һәм аларның килеп чыгышын ныклап өйрәнү XIX йөзнең икенче яртысыннан башлана.Бу өлкәгә Ш.Мәрҗани,К.Насыйри,

Г.Әхмәров,В.В.Радлов,В.К.Магницкий ,Н. И. Золотницкий ,С. М. Шпилевский ,Н. И. Ашмарин ,И. А. Износков, Г.Тукай һ.б.үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Октябрьдән соңгы чорда ономастик материал җыю дәвам итә. Татарстанны өйрәнү җәмгыяте , татар диалектларын өйрәнүче галимнәр аерым географик атамалар ,авыл исемнәре,кеше исемнәре буенча шактый мәгълүмат туплыйлар.

60 нчы еллардан башлап ономастик эзләнүләрнең чикләре киңәя; төрле фәннәргә бәйләнешле рәвештә өйрәнү нәтиҗәсендә,фәнни яктан тагын да тирәнәя.Г.В.Юсуповның “Болгар-татар эпиграфикасына кереш”(1960) китабында,мәсәлән,болгар кеше исемнәре һәм топонимнары да анализлана .Р.Х.Субаева Татарстан топонимиясенә караган күп санлы хезмәләр яза. 1963 елдан башлан татар ономастикасын Г.Ф.Саттаров өйрәнә башлый һәм аның бу өлкәгә караган дистәләрчә мәкаләләре,китаплары дөнья күрә.Аның “Ни өчен шулай аталган?” (1971),”Татарстан АССРның антропотопонимнары” (1973),


ҺСафиуллина( С.Ф. Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле.-К., “Мәгариф” нәшр.,2002.-130 б.)“Татар исемнәре сүзлеге”(1983),”Татар исемнәре ни сөйли?”(1998),”Татар антропонимикасы”(1990) китапларында Татарстани районы һәм авылларының исемнәре,кеше исемнәреннән ясалган географик атамалар,татарларда кеше исемнәре тикшерелгән.

Татар ономастикасы өлкәсендә башка төбәкләрдә дә зур эзләнүләр бара (Кара:Саттаров Г.Ф.Татарская ономастика за 50 лет/Вопро- сы татарского языкознания.-Казань,1971.-С.52-66.)Төрки ономастикасы буенча махсус симпозиумнар,конференцияләр үткәрелә.

Татар теленең ономастикасы,нигезендә,фәнни эшләнгән.Мәсәлән, татарларда кеше исемнәре Г.Ф.Саттаров тарафыннан тикшерелгән.

Татар телендә Көнбатыш Европа телләреннән кергән кеше исемнәрен М.Җәләлетдинова тикшерә,кандидатлык диссертациясен яклый.

1998 елда профессор Г.Ф.Саттаров “Татар топонимиясе” исемле китабы дөнья күрде(Казан,1998).Анда татар теленең җирле географик терминнары һәм топонимиясе,шулай ук башка төр күмәклек сүзләрдән ясалган топоиомичсе күпьяклы һәм комплекслы якын килеп ,тариха- лингвитик яссылыкта анализлап бирелгән.

Хәзерге вакытта Татарстан торак пунктларының исемнәре дә өйрәнелеп бетеп килә Аларның күпчелегенең кеше исемнәреннән барлыкка килүе ачыкланды.

Ф.Гарипова,Татарстандагы су чыганакларының исемнәрен туп¬лап, Тидронимнар сүзлеге”(1995) чыгара докторлык диссертациясен яклый.

Татар халкында фамилияләр,аларның формалашу тарихы,этимологиясе дә тикшерелгән һәм аларның сүзлеге төзелгән .

Татарстан топонимиясе һәм татар антропонимиясенең сгратиграфик катламнарын ачу һәм һәрберсен тарихилингвистик яссылыкта җентекләп өйрәнү исә татар тел белеме фәненең ономастика тармагы алдында торган бурычларның гаять мөһиме һәм актуале булып санала.

Татар теле тарихын( борынгы татар теленә хас булган фонетик, лексик һәм грамматик күренешләрне) чагылдыра торган язма истәлекләр безнең көнгәчә аз сакланган.Аерата татар теленең тарихи лексикологиясе(тюркологиядә гомумән тарихи лексикологиянең антропонимика һәм топонимика тармаклары) әлегә аз эшкәртелгән.

Шуңа күрә татар теле тарихын өйрәнү,борынгы тел күренешләрен ачу өчен ономастика фәненең роле ифрат зур. Аерым географик атамалар, топонимия;кеше исемнәре,кушаматлар һәм фамилияләр, антропонимия,тулаем алганда - бөтенесе - “тел чаралары белән бәян ителгән тарих”(Никонов В.А., 1965,26).Шунлыктан,

“...халыкларның борынгы тарихларын өйрәнү ихтияҗы топонимияне махсус тикшерүне,шул исәптән аерым географик районнарның топонимиясен һәм антропо- нимиясен (ягъни төрки яки башка чыгышлы кеше исемнәрен һәм фамилияләрне) өйрәнүне таләп итә”(3әкиев М.3.,1971,39).

Ономастика иҗтимагый фәннәр- тарих,географик,археология һәм этнография фәннәре белән бйк тыгыз бәйләнештә тора.Мәсәлән, ономастиканың география белән бәйләнешен болай күзалларга мөмкин:һәр географик объект,үзенең формасына ,күләменә,төсенә һ.б. сыйфатларга мөнәсәбәттә теге яки бу исемгә ия була.

Тел белеме фәненең дә барлык тармаклары ономастикада урын алалар.Атаманың яңгырашын,фонетик төзелешен өйрәнү фонетикадан башка мөмкин түгел .Лексикологиянең әйбергә атама бирүне өйрәнә торган ономасиология тармагы бар. Ономастика турыдан-туры шуның категорияләре белән эш итә. Ялгызлык исеменең төзелешен өйрәнгәндә сүзьясалыш һәм синтаксис законнарын белү сорала.Атамаларның табигатен ачыклаганда,турыдан-туры морфологиягә мөрәҗәгать итәргә туры килә.Ономастик берәмлекләрнең килеп чыгышын өйрәнгәндә, этимологик анализ принципларын белү һәм саклау мәҗбүри.

Актуальлеге:Урыс төп гомуми белем мәктәбенә балалар Гөлек ,Дәвек,Урыс һәм Тулбай авылларыннан йөреп укыйлар. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укучылар үз авылларының матурлыгы ,тарихы, микротонимиясе турында якташ язучыларыбыз:С'.Гәрәева,Р.Закиров,Ф.Баттал.Р.Гәрәй,Ф.Миргалимов,А.Мәрдән.һ.б.иҗатларын һәм Минзәлә шәһәрендә яшәүче тарихчы Ю.Юсуповның ”Дәвегем-дәү илем”(2002),Гөлегем- гомер 6ишегем"(2009) дигән китапларын еш кулланалар. Ә Тулбайдан йөреп укучылар өчен әзер мәгълүматлар юк,эзләнү өчен вакыт сарыф ителә.Шушы кечкенә генә хезмәтемдә мин уземнен җитәкчем Сабирова Светлана Рафаэль кызы белән әле беркем дә өйрәнмәгән ,кызыксынмаган,эзләнмәгән Минзәлә районы Тулбай авылындагы ялгызлык исемнәренең ,үсешен, ясалышын һәм кулланыш үзенчәлеген өйрәнүгә багышладым.

Максат һәм бурычлар. Бу хезмәттә Минзәлә районы Тулбай авылының кыскача тарихы,- ономастиканың бер тармагы булган микротопонимиясе, авылда кулланыла торган географик терминнар һәм алардан ясалган географик атамалар, микротопонимиянең лексик-сематик төркемнәре, микротопонимнарның төзелеш-ясалыш үзенчәлекләрен билгеле бер тәртиптә,бай фактик материалга нигезләнеп яктыртуны максат итәм.


Әлеге фәнни хезмәтемдә бурычлар:

1. .Мәктәптә туган як ономастикасын өйрәнү.

2. Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда туган як ономастикасын куллану мөмкинлекләрен, алшартларын ачыклау, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу,әһәмиятен курсәтү ;

3. Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда этномәдәни компетенцияләрне камилләштерү .

Тикшеренү объекты –Татарстан республикасы Минзәлә районы Тулбай авылы микротопонимикасы

Тикшеренү предметы:Ялгызлык исемнәренең этимологиясен,этнолингвистик катламнарын, структур- семантик һәм ясалыш үзенчәлекләрен,үсеш-үзгәреш эволюциясен һәм динамикасын,таралыш-кулланыш хасиятләрен өйрәнүнең тел тарихы,этнография һәм этногенезы өчен дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда этномәдәни компетенцияләрне камилләштерүдә кулланылган технология, ысул һәм алымнар.

Предпросмотр онлайн:

Скачать 2.91 Mb

Посмотрите также:

— Автореферат диссертации "Конструкции вывода-обоснования в современном мокшанском языке"
— «Бонсай-исскуство выращивание карликовых деревьев».
— Ғылыми жобаның тақырыбы: Жасыбай батырдың ерлік жолынан естелік
— Ересек адамдардың бала тілінің дамуына әсер етуі.
— Гуманистическое наследие просветителей в культуре и образовании", приуроченной к Дням Мифтахетдина Акмуллы