Рабочая программа по татарскому языку (7 сыйныф)

  1. Материалы для учителя
  2. ИЗО, МХК

Автор материала: Мифтахова Айназ Расимовна

Содержимое документа:

«Каралды» «Килешенде» «Раслыйм»

МБ җитәкчесе ГБМБУ« №151 мәктәпнең » ГБМБУ «№151мәктәпнең» директоры

_______/Г.Х.Галләмова директор урынбасары ________/ С.В.Макерова

Беркетмә № 6 _______/ З.М.Исмәгыйлева

«25» август 2015 нче ел «26» август 2015 нче ел «26» август 2015 нче ел






Казан шәһәре Киров районының

«Аерым предметлар тирəнтен өйрəнелə торган 151 нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.

татар әдәбиятыннан

эш программасы

7 в сыйныфы

Мифтахова Айназ Расим кызы



Педагогик киңәшмәнең 1 нче утырышында каралды

«26» август, 2015 нче ел




2015-2016 нчы уку елы





Аңлатма язуы

Татар әдәбиятыннан 7 нче сыйныф укучылары өчен төзелгән программа дәүләт стандартларының федераль компонентына, гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп эшләнгән Ә.Р.Мотыйгуллина, Р.Г.Ханнанов, Л.К.Хисмәтова, Э.Х.Гыйзәтуллина, Г.Г.Мулласалихова тарафыннан язылган дәреслекләрдән (1 нче, 2 нче кисәк) укытуны күздә тота. Программа стандартның эчтәлеген җентекләп ачып бирә, стандарт таләп иткән күләмдә рус телле балаларга татар әдәбиятын укытуның гомуми юнәлешләрен билгели, предмет чаралары белән укучыларны тәрбияләү юлларын, аларның әдәби үсеш дәрәҗәсен билгели.

Күпмилләтле аудиториядә татар әдәбиятын укыту өчен төзелгән программа бербөтен документ булып тора, ул биш өлешне иңли: аңлатма язуы; укыту курсының эчтәлеге, укыту-тематик планы; укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр; курсның укыту-методик тәэмин ителеше өчен әдәбият исемлеге.

Әдәбият һәр яктан үскән, рухи яктан бай, әхлакый идеаллары һәм эстетик таләпләре булган камил шәхес тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып тора. Урта белем бирү системасындагы татар әдәбияты курсы сәнгатьне тормыш белән бәйләп өйрәнүне, эчтәлек белән форма берлеге, тарихилык, традиция һәм новаторлык, тарихи-культурологик мәгълүматларны аңлау, әхлакый-эстетик күзаллау булдыру, әдәбият теориясе һәм тарихы буенча төшенчәләрне үзләштерү, әдәби әсәрне бәяләү күнекмәләрен формалаштыру, әдәби телнең сәнгатьлелек чаралары белән танышуны үз эченә ала.

Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән татар әдәбияты дәреслекләре барлык фәннәрне өйрәнү барышындагы фундаменталь төшкә (фундаментальное ядрога), универсаль уку гамәлләренә нигезләнә, укучыларның яшь һәм әдәби үсеш дәрәҗәсен исәпкә ала. Укыту һәм тәрбиянең гомуми нәтиҗәләре иҗтимагый, шәхси, танып-белү һәм коммуникатив үсешне тәэмин итеп, укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен үстереп, дөньяны танып белүгә әзерләп, хезмәттәшлеккә, үзлегеннән белем алуга, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүгә барып тоташа. Аерым алганда, уку-укытуга системалы-гамәли якын килү нәтиҗәсендә, укучыларның иҗтимагый үсешенә (халыкның рухи кыйммәтләрен аңлаучы, үстерүче Россия гражданины тәрбияләү); шәхси үсешенә (үзлегеннән белем алырга, иҗади сәләте үскән, компетентлы, үзаңы үскән, үзенең гражданлык карашларын ачыктан-ачык белдерүгә сәләтле, үз-үзенә тәнкыйди карашта торган, тормыш авырлыкларына каршы торырлык шәхес тәрбияләү); танып белү эшчәнлеген үстерүгә (фәнни дөнья сурәтен аңлаучы, үзенең танып-белү һәм интеллектуаль эшчәнлеге белән идарә итә ала торган, уку, белем алу чараларын күзаллый торган, репрезентатив, символик, логик, иҗади фикерләү сәләте үскән, рефлексиягә сәләтле укучы тәрбияләү); коммуникатив үсешкә (аралашу компетенциясе үскән, тыңларга, диалогта, гомуми сөйләшүдә катнаша алырлык, туган телен, рус телен, чит телне камил белүенә) басым ясалды. Шул ук гамәлләрне тормышка ашыру барышында, яшүсмерләрнең яшь үзенчәлекләре дә игътибарга алынды.

Күпмилләтле мохиттә гомуми әдәби белем бирү барышында универсаль уку гамәлләре дүрт блокка бүлеп карала. Алар арасында шәхси УУГ − тормышчан, шәхескә юнәлтелгән, һөнәри юнәлештә үз юлын табуга, кешенең эчке потенциалын рациональ файдалана белүенә бәйле блок. Регулятив уку гамәлләре шәхес тәрбияләүдә планлаштырырга өйрәтү, фаразлау, коррекция, бәяләү кебек якларны үзәккә ала. Танып белү гамәлен алгы планга чыгарган блокта логик, проблеманы кую һәм чишүгә юнәлтелгән, тамга-символик якны иңләгән гомумуку гамәлләренә игътибар ителә. Коммуникатив УУГ кешеләр язмышына битараф булмауны, кешеләргә ярдәмчеллек сыйфатларын тәрбияләүне, иҗтимагый компетентлыкны үз эченә ала.

Федераль дәүләт стандартларына таянып, татар әдәбиятын өйрәнүнең максаты – туган халкының һәм җирле халыкның телен, мәдәниятен, әдәбиятын яхшы белгән, һәрьяктан камил, милли горурлык хисләре үскән шәхес (гражданин) тәрбияләү.

Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

− Татарстан төбәгендә яшәп, җирле халык белән аралашкан укучыларны төбәкнең әдәби-мәдәни байлыгы белән якыннан таныштыру;

− татар әдәбияты турындагы мәгълүматларны төрле халык фольклоры, әдәбияты, мәдәнияте, милли образлары белән чагыштырма-типологик аспектта бирү;

− татар халык авыз иҗаты турында тулы күзаллау булдыру, аны баланың үз туган халыкының рухи җәүһәрләре белән чагыштырырга күнектерү;

− татар әдипләре, мәдәният әһелләре турында күзаллау булдыру, аларны танырга, аңларга, башка халык сүз сәнгатен үстерүчеләр белән чагыштырма планда бәяләргә өйрәтү;

− татар, рус, Россиядә яшәүче башка халыклар, бөтендөнья әдәбияты белеме казанышларының уртак нигезен аңлау, аларны үстерү һәм киңәйтү.

Әлеге максат һәм бурычларга ирешү өчен, түбәндәге принциплар истә тотылырга тиеш. Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укытучының матурлыкны күрә алуы һәм башкаларны да күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), күләме ягыннан кечкенә булган әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, ягъни психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, әдәби әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып эш итү) ярдәмгә килә. Аерым игътибар коммуникативлык принцибына бирелә. Бу принципның өстен чыгуы рус телендә сөйләшүче укучыларның әдәби әсәр аша татар теленең серләренә тирәнрәк төшенүләре, матур әдәбият әсәрен сорауларга нигезләнеп сөйли алуы, үз фикерләрен ачык әйтә алуы, әдәби әсәрнең аралашу чарасына әверелүе белән дә бәйле. Укучыларның әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү (аерым төркемнәргә аерып, бүлеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алынган теоретик белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) дә үзәккә алына.

7 НЧЕ СЫЙНЫФ


I бүлек


«Үрнәк программа»га кертелгән (төзүчеләре: Ф.Х.Җәүһәрова, К.С. Фәтхуллова) әдәби әсәрләр минимумы

1. Г.Тукай «Милли моңнар».

2. Г.Ибраһимов «Алмачуар» (хикәядән өзек) .

3. С.Хәким «Бакчачылар».

4. Һ.Такташ «Алсу».

5. Г.Кутуй «Сагыну».

6. М.Мәһдиев «Без — кырык беренче ел балалары» (повестьтан өзек).

7. М.Галиев «Нигез» (повестьтан өзек) .

II бүлек

7 нче сыйныф укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

  • әдәби әсәрләрне, сүзләрен дөрес әйтеп, йөгерек уку;

  • авторның әйтергә теләгән фикерен аңлау, үз мөнәсәбәтен белдерү, әсәрне өлешләргә бүлә һәм планын төзи белү;

  • әдәби-теоретик төшенчәләрне рус әдәбияты белеме белән тәңгәлләштерү;

  • татар әдәбиятының дөнья культурасында тоткан урынын аңлау;

  • авторларның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача күзаллау;

  • 10—12 татар, рус, чит ил язучы, шагыйрьләренең исемнәрен һәм алар язган әсәрләрне белү;

  • 4 – 5 сәнгать әһеленең тормышы, иҗаты турында мәгълүматлы булу;

  • Казан һәм Татарстан төбәгендәге мәдәният учаклары (музей, театр, концерт залы һ.б.), балалар матбугаты турында белү;

  • төрле халыкларның фольклор үрнәкләрен татар халык авыз иҗаты белән чагыштыру;

  • 6 мәкаль, 6 әйтемне русча эквивалентлары белән истә калдыру;

  • төрле авторларның 3 – 4 шигырен яттан сөйли белү;

  • сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслардан файдаланып, үзенә кирәкле материалны табу;

  • төрле темаларга проект эше яклау;

  • әдәби әсәрне тормыш белән бәйләп, үз гамәлләренә бәя бирү.




III бүлек. Укыту-тематик план


Эчтәлек

Сәгать саны

1. Халык әйтсә — хак әйтә

4

2. Аталар сүзе — акылның үзе

5

3. Ил язмышы — ир язмышы

7

4. Һәр чорның үз герое

4

5. Туган җир ул була бер генә,

Туган җирнең кадерен бел генә!

7

6. Актыктан хаклык җиңә

5

7. Табигатькә дә табиб кирәк

3

Барысы:

35



Сәгать саны: барлыгы 35 сәгать, атнага 1 сәгать

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 29 сәгать

Бәйләнешле сөйләм үстерү – 3 сәгать

Дәрестән тыш уку – 2 сәгать

Еллык кабатлау – 1 сәгать


















IV бүлек


7 НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН



Дәрес темасы

Дә-рес са-ны

Төп эчтәлек


Көтелгән нәтиҗә

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Кон

троль эш төрләре

Үткәрү

вакыты план / факт

метапредмет

предмет

шәхескә кагылышлы

Халык әйтсә — хак әйтә

1

Хәтер катламнарындагы гәүһәрләр

1

Йола фольклоры

Йола фольклоры турында теорияне белү

Халкыбыз йолаларына гомуми күзәтү

Йолалар турындагы әсәрләр белән кызыксыну булдыру, сөйләмне алар ярдәмендә баету мөмкинлеген аңлау

“Халык авыз иҗаты” схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, башка милләтләрнең халык авыз иҗаты белән чагыштырып, мисаллар китерү.



2

Гомернең гүзәл мизгелләре

1

Гаилә йолалары. Бәби туе. Туй

Укучыларга халкыбыз

ның тарихы турында белем бирү

Йола фольклоры турында белешмә бирү; йолаларның төрләрен өйрәнү

Татар халык йолаларына,

бәйрәмнәренә, халкыбызның үткәненә кызыксыну булдыру

“Халык авыз иҗаты” схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә биремнәр, чылбыр буенча уку, чылбыр буенча сөйләү, җөмләләр төзү, проект эшенә әзерлек.

Проект “Ха

лык-

ның борын

гыдан килгән йолалары”


3

Халкымның күңел бизәкләре

1

Фәтхи Бурнаш иҗаты. “Яшь йөрәкләр” драмасы

Халкыбыз йолаларына кызыксыну уяту

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Яшь йөрәкләр” әсәрен өйрәнү

Гореф-гадәт, йолаларга ихтирам тәрбияләү, аларны саклау; җыр-моңнарыбызга карата кызыксыну булдыру

Төркемнәрнең чыгыш ясавы, теоретик материал белән танышу. Сорауларга җавап эзләү, ишетеп аңлау, рольләргә бүлеп уку, әсәрдә автор әйтергә теләгән фикерне табу, әдәби әсәр турында фикер алышу



4

Бәетләрдә халык язмышы

1

“Сак-Сок” бәете

Халык авыз иҗатын тарих белән бәйләп өйрәтү

Бәетләр турында белешмә бирү, “Сак-Сок ” бәетен өйрәнү

Борынгыдан килгән халык иҗатына хөрмәт һәм халык педагогикасы ярдәмендә ата-анага ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү

“Халык авыз иҗаты” схемасы белән эш, дәреслек, эш дәфтәрендә бир...

Предпросмотр онлайн:

Скачать 242.50 Kb

Посмотрите также: