Тесты по татарскому языку на тему "Фонетика" (5 класс, татарская группа)

Предмет: Другое
Категория материала: Тесты
Автор:

А1. Матурлык сүзендә нинди сузык авазлар кулланылган?

1)      калын һәм нечкә әйтелешле сузык авазлар

2)      нечкә сузыклар гына

3)      калын сузыклар гына

4)      кыска сузыклар гына

А2. [х] авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз.

1)      тел уртасы, яңгырау

2)      тел-теш, саңгырау

3)      ирен-ирен, яңгырау

4)      кече тел, саңгырау

А3. [к] авазына туры килгән билгеләмәне табыгыз.

1)      тел уртасы, яңгырау

2)      тел-теш, саңгырау

3)      ирен-ирен, яңгырау

4)      тел арты, саңгырау

А4. Кайсы сүздә кече тел тартыгы [къ] ишетелә?

1)      кинәт

2)      көл

3)      карга

4)      кирәк

А5. Кайсы сүздә ирен-ирен [w] авазы ишетелә?

1)      вагон

2)      тавык

3)      телевизор

4)      диван

А6. Әйтелеш белән язылыш туры килмәгән сүзне табыгыз:

1)      бәлеш

2)      өлеш

3)      уңыш

4)      таныш

А7. Кайсы рәттә борын авазлары бирелгән?

  1. [б], [п],[м]
  2. [м],[н],[ң]
  3. [ж],[ч],[җ],
  4. [д],[т],[л]

 

 

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 14.03 Kb
Количество скачиваний: 69
Просмотров: 160

Похожие материалы