Урок по географии для 7 класса «Африка» темасы буенча йомгаклау дәресе

Предмет: География
Категория материала: Другие методич. материалы
Автор:

«Африка» темасы буенча йомгаклау дәресе.

Максат.

  1. Укучыларның “Африка” темасын үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау Һәм авыр үзләштерелгән темалар өстендә эшләү.
  2. Алдагы дәресләрдә алган белем тупланмаларын гамәлдә куллана белү алымнарын ныгыту.
  3. Фәнгә карата кызыксыну уяту, фикерләү сәләтләрен,карта белән эшләү күнекмәләрен үстерү.

Материал: дәреслек, методик ярдәмлек,интернет материаллары.

Җиһазлау: презентация, Африканың физик картасы,табигый зоналар,климат карталары.

Дәрес төре: кабатлау.

I. Оештыру өлеше.

-Укучыларда уңай психологик халәт булдыру.

-Дәрескә әзерлекне тикшерү

II. Төп өлеш.

1.Кереш сүз.

-Җир йөзендәге һәр кеше сәяхәт итәргә хыяллана торгандыр, шулай бит.Сезнең арагызда да сәяхәт итәргә теләүчеләр бармы?Әлбәттә, бар.Без дә сезнең белән бүген хыялда сәяхәт итәрбез.Ә кая?

-Африкага! ( Слайд1)

-Әйе.Чөнки без Көньяк материклар арасыннан Африка материгы турында өйрәнеп бетердек.Һәм бүген йомгаклау дәресе үткәрәчәкбез.Үзебезнең белемебезне ачыклаячакбыз.

2.Дәфтәрләрне ачып,бүгенге теманы,числоны язып куябыз. (слайд 2)

3.Сәяхәт булгач,анда инде тукталышлар да булачак,нинди тукталышларда тукталырбыз икән?Карап китик әле.(слайд3)

4.Безнең сәяхәтебезне карталардан башка күз алдына китереп булмас иде. Нинди карталардан файдаланырбыз икән? (слайд4)

5.Димәк,сәяхәтебезне башладык!

-Африка материгы зурлыгы ягыннан Евразиядән кала икенче материк.Утраулары белән бергә 30,3 млн. км...-(слайд6) Әлеге рәсемдә нәрсәләр сурәтләнгән?(экватор, башлангыч меридиан, тропиклар)-(слайд7) карта буенча дөреслеген тикшерү.

Нәтиҗә ясау: Экватор сызыгы Африка материгын уртадан кисеп үтә.Башлангыч меридиан Африканың көнбатышыннан кисеп үтә.Африка көньяк һәм төньяк ярымшарларда ята.Көньякка материк тарая, димәк Африканың күпчелек өлеше экватордан төньякта ята.- (слайд8) Әлеге рәсемгә карап Африканың климаты турында нәрсә әйтеп була?

- Африканың күпчелек өлеше ике тропик арасында урнашкан,шунлыктан,ул иң эссе материк.Ул теләсә нинди башка материкка караганда кояш җылысын һәм яктысын күбрәк ала.-(слайд9) Ә хәзер Африканың кырый нокталарын, аларның координаталарын билгеләрбез.(Дәфтәрләрдә эш)

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 15.28 Kb
Количество скачиваний: 12
Просмотров: 81

Похожие материалы