Урок по татарскому языку для 4 класса «Сүз төркемнәре»

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:

Тема: Сүз төркемнәре.Кабатлау. Максат: “Фигыль” темасыннан алган белемнәрне актуальләштерү, исем, сыйфат турындагы белемнәрне бәяләү, фигыльләрнең халык авыз иҗаты әсәрләрендә чагылыш табуын күрсәтү, милли әхлак тәрбиясе бирү. Җиһазлау: 4 нче сыйныф татар теле дәреслеге, презентация. Белемнең сыйфаты укучының ни дәрәҗәдә кызыксынып укуына бәйле.Башлангыч сыйныф укучыларының татар теле белән кызыксынуларын үстерү өчен, баланың танып-белү эшчәнлеген дөрес оештыру белү мөһим. Татар теле дәресләрендә укучыларның уйлау сәләтен,истә калдыру, хәтерне үстерү максатыннан һәр дәрес башында сүзләрне кабатлау иң кирәкле, мөһим эш төрләренең берсе. Дәрестә эшләгән күнегүләр ишетеп һәм күреп хәтердә калдыру күнекмәләрен ныгыта,әйтелгәнне аңлап дөрес җавап бирергә өйрәтә. Төп игътибар чагыштырып анализ ясый белүгә, логик фикерләү һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү-ныгытуга юнәлтелде. Башлангыч сыйныфларда компьютер технологиясен куллану укучыларда аеруча кызыксыну тудыра. Компьютер технологиясен кулланып дәрес үткәрү яңа материалны үзләштерүне һәм белем күнекмәләрне практикада куллануны күпкә җиңеләйтә. Компьютер баланың фикер йөртү , иҗади эзләнү,хәтердә калдыру, уйлап табу эшчәнлеген камилләштерә.

Тип материала: Документ Microsoft Word (docx)
Размер: 19.53 Kb
Количество скачиваний: 48
Просмотров: 123

Похожие материалы