Урок внеклассного чтения по татарской литературе для 11 класса «Хасан Туфан «Киләчәккә хатлар барып җитә, Ә үткәнгә хаталар бармыйлар»

Предмет: Другое
Категория материала: Конспекты
Автор:

"Разработка внеклассного урока по татарской литературе в 11 классе разработан с целью углубленного изучения творчества Х.Туфана и Х.Такташа. Учащиеся в итоге должны прийти к выводу о том, что дружба двух талантливых поэтов нашла отражение в их произведениях. На уроке ученики совместно с учителем ищут ответы на вопрос Х.Туфана «Как, зачем я стал поэтом?». В процессе работы читаются и анализируются стихи Туфана, и через его произведения дается оценка творчеству Х.Такташа.

Данная разработка урока обеспечивает использование как самостоятельной, так и групповой работы. Разработка содержит все основные этапы традиционного урока с инновационными элементами: организационный момент, актуализация знаний, постановка учебной задачи и темы урока, объяснение нового материала, подведение итогов, обобщение и систематизация знаний, домашнее задание. Данная разработка урока может быть полезна как начинающим, так и опытным учителям.

Урок внеклассного чтения «Хасан Туфан «Киләчәккә хатлар барып җитә,
Ә үткәнгә хаталар бармыйлар»

Класстан тыш уку.
ТЕМА: Х.Туфан “Киләчәккә хатлар барып җитә,
Ә үткәнгә хаталар бармыйлар”

Максат: Хәсән Туфан иҗатына хөрмәт тәрбияәү. Ике талантлы шагыйрь дуслыгының Хәсән Туфан шигырьләрендәге чагылышын анализлау. Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру. Татар әдәбиятына хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау. Һ.Такташ һәм Х.Туфан портретлары. Презентация. Китаплары.

Эпиграф. Яланаяк килдек
Бу җиргә без,
Дөнья дигән иске мәктәпкә
Сукмакларның очын күрик диптер,
Син каенга менсәң Сыркыда,
Мин талларга мендем Кармәттә.

"Дәрес барышы:
1.Оештыру.

3. Укытучының кереш сүзе.
- Татарның талантлы Тукае, Такташы, Туфаны...” – дип, башкорт дуслар олылап әйткәнне Хәсән ага Туфан үзе дә ишетте. Хәсән Туфан дигәч, күз алдына әзрәк сагышлы, әмма якты елмаюлы, көмеш чәчле, ак күлмәкле мөлаем шагыйрь килеп баса. Ул җаны-тәне белән ак, пакъ.
Борынгылар суны бозмыйча, саф көе саклауның әмәлен белгән – көмеш сала торган булганнар. Андый суны изге санаганнар. Көмеш чәчле Хәсәсн абыйны, аның якты шигырьләрен халыкның рухи чыганагына сафлык биреп торучы намус көмеше дип атыйлар. Ул чыганакка килгән кешенең дә җаны чистара, күңеле сафлана. Ә нигә безгә дә бүген җанны чистартып, күңелне сафландырып алмаска? Искәрдегезме, укучылар, Х.Туфан турында әйтелгән фикерләрдә Такташ исеме дә янәшә килә. Мин бу сүзләрне очраклы рәвештә китермәдем. Без бүген Туфан талантын татарның тагын бер талантлы баласына биргән бәяләмәсе аша ачарга тырышып карыйк әле. Бу ике талантның гаҗәеп дуслыгына күз салганчы, аларның шигърияткә килгән эзләренә басып йөреп карыйк әле.

4. Хәсән Туфан ничек шагыйрь булып киткән соң?

Замананың авыр, михнәтләре күп булса да, бик вакытлы туа шагыйрь дөньяга.
Бу –мәгърифәткә сусаганнарга 1905 ел революциясе нәтиҗәсендә азмы-күпме иркенлекләр ачылган вакыт. Такташлар гаиләсе дә шул мөмкинлеклердән файдаланырга омтыла. Кечкенәдән үк әдәбият укырга һәвәс малай булып үсә. Кулына эләккән берен – китапны, журналны укып бара. Әнисе Шәмсениса апа, улының шундый омтылышларына куанып, китап алып улын шатландырыр өчен чәченә үреп йөри торган кадерле тәңкәләренә кадәр берәм-берәм сата. Шәмсениса апага җыр чыгару әллә ни авыр түгел. Ул үзе җыр чыгарам дип тә уйламый, ничектер шулай, каршысына утырган йөзе сагышлы апаның инде унбиш еллар патша хезмәтендә йөргән ирен сагынып сулкылдавы була, кызның күңел кыллары нечкәреп китә, бәхетсез хатынның моңнары җыр булып кәгазьгә агыла башлый.

5. Нәтиҗә: Шагыйрьләр әниләреннән фатиха алып киләләр шигърияткә.

Яланаяк килдек
Бу җиргә без.
Дөнья дигән иске мәктәпкә
Сукмакларның очын күрик диптер,
Син каенга менсәң Сыркыдыда,
Мин талларга мендем Кармәттә.

Географик атамалар гына аерыла, ә омтылышлар бер үк төсле. Сукмакларның очын күрмик дип һәрберсе үз авылының күрке саналган каенга, талларга менәләр. Яктылыкка, белемгә омтылу дип аңлыйбыз бу юлларны.

6. Укытучы сүзе.
- Туфан турында сүз башласаң һич тә Һ.Такташны искә алмый үтеп булмый. Алар игезәкләр кебек. Туфан 1900 елның 9 нчы декабрендә туса, Такташ 1901нче елның 1нче январенда туган. Аралары өч атна гына. Тормышта алар бер-берсенә мөкиббән киткән дуслар. Икесендә дә иҗат дәрте ташып тора. 1923нче елда басылып чыккан “Такташның беренче җыентыгы минем тормышында яңа борылыш тудырды, дулкынландырды, язмаска мөмкин булмаган хәлгә китерде,” - дип яза Хәсән Туфан шагыйрь турында уйланулар истәлегендә. Шундый шигырьләрне иҗат итә алган шагыйрь җирдә анадан туып түгел, легендар эпослар эченнән, халык әкиятләре дөньясы эченнән килеп чыккандыр кебек тоела.
Шуннан соң Х.Туфан “Халык әкиятләре” дөньясы эченнән килеп чыккан дусты турында яза да яза.

7. Укытучы түбәндәге юлларны укый.

Кем бар икән сине юксынмаган?
Бертавыштан сөя сине халык,
Бертавыштан сине ярата:
Мәхәббәтттән, юксынудан
Бүтән бер сүз дә юк сиңа карата...
Юк, шулай да шелтәләмим мин сине
Өзелеп сагынып искә алганда
Киләчәккә, Такташ, мәңгелеккә
Шундый иртә китеп барганга.

Такташ үлеменнән соң үзенә-үзе урын таба алмый, сагына. Шул сагыну хисләре моң булып әверелә. Ә ул моңга “Ә үткәнгә хатлар бармыйлар” дигән исем куя.
“Такташ турындагы истәлекләрне миңа шигырь юллары белән әйтү җиңелерәк”, -ди ул.

8. а) “Давыл шигыре укыла. Бу шигырьдә - Такташның нинди дә булса шигырен яза башлау алдыннан хәле, канатланган хәле бирелә. “Аның йөрәге”, “Табигатьнең үзе кебек” дигән шигырьләрдә Такташның яңа әсәрләренең темасын, башланышын эзләгәндәге халәте сурәтләнә.

б) “Ул өйдә юк” шигырен уку.
в) “Бу ничек соң болай булды әле”
г) “Аның йөрәге”
д) “Табигатьнең үзе кебек”.

9. Шигырьләр укылып беткәннән соң нәтиҗәләр ясала.

10. Йомгаклау.

Әй, талантлы, олы, бөек халкым!
Кабул итче тик бер сорауны:
Бирсәнә син безнең сафка тагын,
Бирсәнә бер Такташ сыманны

-Хәсән ага Туфанның теләге тормышка ашты дип саныйм мин. Татар поэзиясе әдәбиятта лаеклы урын тота. Зөлфәтләре, Газинур Моратлары, Равил Фәйзуллиннары, Зөлфәт Хәкимнәре татар поэзиясенең мактанычлары, маяклары.
Йомгак сүзенә бәйләп, әлеге шагыйрьләрнең җыентыклары һәм якташ шагыйрьләребез Нурия Гарифҗанова, Вәсимә Хәйруллинаның шигырь китаплары буенча слайдлар карап китү.
11.Өйгә эш. Х.Туфан шигырьләрен укырга.

Тип материала: Документ Microsoft Word (doc)
Размер: 45 Kb
Количество скачиваний: 41
Просмотров: 121

Похожие материалы